Харисова Гөлнәзирә Нурлыгаян кызын 60 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Күзкәй авылы «Таңбатыр» балалар бакчасы коллективы биредә 30 елдан артык эшләгән Гөлнәзирә Нурлыгаян кызы Харисованы 60 яшьлек матур юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Гөлнәзирә Нурлыгаяновна! Сез коллективыбызда күп еллар эшләү дәверендә зур ихтирам казанырга өлгердегез. Хезмәтегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Юбилеегыз белән котлап, Сезгә теләкләрнең иң изгесен җиткерәбез. Иң мөһиме – алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, тормыштан тәм табып гомер итәргә язсын. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның җылысын, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер кичерергә насыйп булсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.
Нет комментариев