Ильяс Әхмәтшинны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Бәтке авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз, дәү бабаебыз Ильяс Сәгыйрь улы Әхмәтшинга 80 яшь тула.
Олы юбилее белән кайнар котлап, без аңа ныклы сәламәтлек, Ходай биргән гомерен кайгы-хәсрәтсез, көч-куәтле, зирәк акыллы, һәрвакыт иң кадерле кеше булып, балаларының, оныкларының, оныкчыгының игелекләрен күреп, тыныч һәм тигез картлыкта яшәвен телибез.
Әтиебез озак еллар район хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшләде. Сайлаган хезмәтенә һәрчак тугры булды, һәркем белән уртак тел тапты, шуңа да хезмәттәшләре арасында олы абруй казанды. Югары белеме, кыю, максатчан булуы эшендә һәрчак ярдәм итте. Хезмәте район, республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде, Президентыбызның мактау грамотасына лаек булды.
Без шундый хөрмәткә лаек әтиебез, бабаебыз, дәү бабаебыз булу белән горурланабыз. Кадерлебез, тормыш күгең гел аяз булсын, бәхеттә-шатлыкта, сау-сәламәт булып, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, тагын озак еллар яшәсәң иде.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың һәм оныкчыгың.
Нет комментариев