Гыймазовлар гаиләсен котлыйбыз!
Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле сеңелебез Флёра hәм яраткан киявебез Илдар Гыймазовлар гаиләсе өчен август ае бик тә истәлекле. Зур кызлары Гүзәл hәм оныклары Ислам, сеңелебез Флёра да нәкъ шушы айда туган, ә 9 нчы августта киявебез Илдар Гыйльмулла улының 60 яшьлек юбилее.
Шушы уңайдан якын кешеләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз, ә иң изге теләкләребезне кияүгә юллыйбыз. Кияү! Моннан 33 ел элек, 8 нче август көнне, безнең сеңелкәш белән гаилә кордыгыз. Шул вакыттан сине ир туганыбыз итеп кабул иттек hәм ялгышмадык. Синең кебек акыллы, тыйнак, сабыр, кече күңелле кияүләр сирәктер ул. Син hәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың, кызык сөйләп күңелне күтәрәсең, бездән яшьрәк булсаң да, төпле киңәшләреңне бирәсең, авыр чакта ярдәмгә ашыгасың. Рәхмәт сиңа, кияү! Ә иң олы рәхмәтебез дус, тату гаиләң өчен. Бер-берегезне аңлап, санлап, 2 кыз үстердегез, икесенә дә югары белем биреп, тормышта үз юлларын табарга булыштыгыз. Хәзер оныкларга сөенеп яшисез. Алдагы көндә дә балалар, кияүләр, оныклар, туганнар белән гөрләшеп яшәргә язсын! Хәләл көч белән тапкан малларыгызның куанычын бирсен! Тигезлектә, кадер-хөрмәттә яшә кияү! Сәламәт бул!
Кияү!
Аккан суга карап монсуланма,
Елларыңны чорнап акса да.
Яшең җитсә дә алтмышка,
Гаиләңдә син – алтын багана!
Гомер юлын пар канатлы үтсен,
Саулыгың какшамасын, нык булсын.
Безгә кылган барлык игелегең
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын!
Тирән хөрмәт белән Назыйф абыең, Гөлнур hәм Розалия апаңнар, аларның гаиләсе.
Нет комментариев