Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфирә Шәйхразиеваны туган көне белән гаиләсе котлый!

03 июля 2020, 10:30

614

0

0

Гөлфирә Шәйхразиеваны туган көне белән гаиләсе котлый!

Шушы көннәрдә Игенче авылында гомер итүче иң кадерле кешем – яраткан әнием Гөлфирә Мәхмүт кызы Шәйхразиеваның гомер бәйрәме - туган көне. 

Әнием, кадерлем минем, ихлас күңелдән сине бәйрәмең белән котлап, иң матур теләкләребезне җитерәсебез килә. Син иң уңган, иң булган әни. Мине, бердәнбер кызыңны, үстердең, укыттың, кеше иттең. Үзеңдә булган иң күркәм сыйфатларны бирергә тырыштың. Өебез нур чәчеп тора, бакчабыз гөл-чәчәкләргә күмелгән, өстәлең һәрчак мул ризыктан сыгыла. Кулыңнан килмәгән эш юк синең. Районда сине уңган чәкчәк остасы буларак, «Якты юл» газетасы оештырган «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесенең финалисты буларак беләләр. Авылны да син бөтен күңелең белән кайгыртып яшисең. Шушы бәйгедә җиңеп, мәчет төзелешен тәмамлауга зур өлешеңне керттең. Кеше арасында балкыганың белән чын күңелдән горурланам, әни. 
Киләчәктә дә матур эшләрең белән безне сөендереп яшәргә язсын. Бары тик сәламәт бул. Без сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт әйтәбез. Һәр таңда синең белән сөйләшеп, хәлләр сорашып, озак еллар шулай бергә-бергә гөрләтеп яшәсәк иде. Без сине бик яратабыз, әни.

Иң изге теләкләр белән кызың Эльвира, киявең Марат, оныкларың Нияз һәм Илшат. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев