Гөлфирә Нурмөхәмәт кызы Исрафилованы 80 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез!
"Татарстан" поселогында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Гөлфирә Нурмөхәмәт кызы Исрафилованы 80 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.
Газизебез! Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа рәхмәтле. Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз, өебезнең яме. Синдәй тормыш юлдашы, әни һәм әби булу – олы бәхет, шатлык һәм горурлык ул. Әтиебезгә ныклы терәк, улыңа һәрчак ярдәм кулыңны сузучы, киленен үз кызыдай якын күргән әни,оныкларыңның яраткан һәм кадерле әбекәе син. Гел шулай безнең терәгебез булып, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта яшә. Әти белән бергәләп, бер-берегезнең күңел аклыгын, җан җылысын тоеп, тигезлектә, шатлык-сөенечтә, озын-озак бәрәкәтле гомер кичерегез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Ихтирам белән тормыш иптәшең Әсхәт, улың Фәйсүн, киленең Нурия, оныкларың.
Нет комментариев