Гайсә Садреевны 65 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Яңа Сарайлы авылында туып-үскән, бүген дә шунда яшәүче кадерле әтиебез Гайсә Хәмзә улы Садреевны 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Күркәм бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Син безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз-саклаучыбыз да. Барысы өчен мең рәхмәтләр сиңа. Гомерең авыр һәм җаваплы эштә үтте, лаеклы ялга чыккач та хезмәтеңне дәвам иттең, оешмада абруйлы кеше булдың.
Бүген сез әни белән бергәләп, төп нигезнең учагын сүндермичә, без балаларыгыз өчен җан атып, матур гомер кичерәсез. Кайчан кайтсак, ишегегез ачык, йөзегез якты, өстәлләрегез мул. Балаларыбызга да изге киңәшләрегезне биреп, һәрчак ярдәм кулы сузып яшисез. Шуның белән без бик бәхетле, кадерлеләребез.
Әтиебез, бабаебыз! Без сине бик яратабыз, ихтирам итәбез. Киләчәктә дә көннәрең имин булсын, шатлык-сөенечләргә тулып торсын. Бәхеттә һәм иминлектә, балалар һәм оныклар игелегенә ирешеп, әни белән бер-берегезгә терәк булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Сине яратып, тормыш иптәшең Вәсилә, балаларың Гөлнара-Фәнис, Радик-Гүзәл, Ләйсән-Илфат, оныкларың Эльвина, Таир, Альмир, Мәликә, Камилә, Камил.
Нет комментариев