Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәния Төхбәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

29 июля 2020, 12:05

646

0

0

Фәния Төхбәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Әҗмәкәй авылында гомер итүче газиз әниебез, әбиебез Фәния Фәрхетдин кызы Төхбәтуллинаны олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз. 

Бердәнберебез безнең – өебез-нең нуры, күңел-ләребезнең яктылыгы, тормы-шыбызның яме син! Күпләр сок-
ланырлык үр-нәк хезмәт һәм тормыш юлы үткәнсең. Гомер буе совхозда 
авыр эшләрдә эшләдең. Беркайчан зарлануны, уфтануны белмәдең. Әтиебез белән бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстердегез. Тормыш сынауларын лаеклы үтеп, безне гадел, тәрбияле итеп үстердегез, кеше иттегез. Әтиебез белән кулга-кул тотынып, 60 ел бергә гомер иттегез. Бәхиллеген алып, кадерләп, аны мәңгелек йортына озаттың. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне әйтеп, синең алда башыбызны иябез, әни! Оныкларың, оныкчыкларың да бүген әбиебез дип өзелеп тора. 
Без сине бик нык яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланып яшибез. Сиңа җан тынычлыгы, тән сихәте, балалар игелеге телибез. Безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә дә яшә әле. 

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез. 
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез. 
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.

Сине яратып, барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев