Флүр һәм Хәкимә Харисовларны туганнары котлый!
Шушы матур җәй айларында иң кадерле кешеләребез – әткәй-әнкәебез Флүр Фатыйх улы һәм Хәкимә Фатыйх кызы Харисовларның бергә яшәүләренә 55 ел тулды.
Уртак тормыш башлаган көнегездән соң күпме еллар узган, күпме сулар аккан, өч балагыз үсеп, тормышта үз сукмакларын салганнар, инде оныкларыгыз, оныкчыгыгыз сезне сөендерә. Бер-берегезне ихтирам итеп, юл куеп, бер-берегезгә кирәк-терәк булып тормыш кичергәнсез. Үзара матур мөнәсәбәтләрегез еллар буе саклана килгән, бүген дә сокланырлык тормыш алып барасыз. Гомер юлыгыз якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык. Туган җирегездә намус белән хезмәт иттегез, кыенлыкларга бирешмичә, хезмәтегездән тәм табып, җан җылыгызны биреп эшләдегез.
Алдагы көннәрегездә дә шатлыкларны бергә бүлешеп, булганына шөкер итеп, пар канатлар булып, гаилә учагыбызны сүндермичә, озын-озак гомер итәргә насыйп булса иде сезгә. Гомерегезнең һәр көне шатлык белән тулып торсын. Аллаһы Тәгалә сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, көтелмәгән куанычлар, бәхетле озын гомер, рух ныклыгы бирсен, йортыбызга бәрәкәт насыйп итсен. Киләчәктә дә безнең игелегебезне күреп, киңәшчебез булып, кадер-хөрмәттә, янәшәбездә әле озак еллар бергә-бергә озын тигез гомер итсәгез иде.
Сезне яратып, балаларыгыз, киленегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыгыгыз һәм барлык туганнарыгыз.
Нет комментариев