Фаиз һәм Гүзәл Шәйдуллиннарны балалары котлый!
Теләнче Тамак авылында яшәүче әтиебез Фаиз Муллахмәт улы һәм Гүзәл Котдүс кызы Шәйдуллиннарның бергә гомер итүләренә 5 декабрьдә 45 ел тулды.
Кадерлеләребез! Менә ярты гасырга якын инде сез бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-югалтуларны уртаклашып, тату гомер кичерәсез. Сез безгә бар яктан яшәү өлгесе, тормыш үрнәге булып торасыз. Сез булганда без канатлы кош, сандугачлы тирәк. Җылы йортыбызда парлап каршы аласыз, хәер-фатиха биреп озатасыз. Сезнең күңел җылыгыз, ачык йөзегез безгә яшәргә көч бирә, авырлыклар алдында киртә булып тора.
Киләчәктә дә сау-сәламәт булырга, бергә-бергә яшәргә язсын. Озын, бәхетле гомер кичерегез.
Сез булганда без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар туса бу тормышта
Киңәш сорап сезгә киләбез.
Сездән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп башны иябез.
Иң изге теләкләр белән, сезне яратып, балаларыгыз Айрат-Ләйсән, Ландыш-Рафаэль, Нияз-Гүзәл, оныкларыгыз Илһам, Мәрьям, Эльмира, Илназ, Ильяс, Ислам, Замир.
Нет комментариев