Эльвира Харисованы 45 яшьлек юбилее белән Теләнче-Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче-Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Камил кызы Харисованы 45 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Эльвира Камиловна! Сез гомерегезне изге эшкә – балаларга белем бирүгә багышлагансыз. Хезмәтегезне намус белән, бар тырышлыгыгызны куеп, күңел биреп башкарасыз, шуңа да балалар һәм ата-аналар, хезмәттәшләрегез алдында хөрмәтегез зур.
Матур бәйрәмегез уңаеннан Сезгә теләкләрнең иң изгесен, иң җылысын юллыйбыз. Гаилә, балалар шатлыгына куанып, тормыш юлдашыгыз белән озак еллар тигез гомер итегез. Сезгә язлар яшәү дәрте, җәйләр җылылык, көзләр муллык, ә кыш күңел аклыгы бүләк итсен. Кәефегез – күтәренке, рухыгыз – ныклы, сәламәтлегегез какшамас булсын.
Озын булсын Сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Нет комментариев