Әбиебез Нурлыхода Гәрәй кызы Ямалиевага 19 мартта 80 яшь тула.
Иске Дөреш авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Нурлыхода Гәрәй кызы Ямалиевага 19 мартта 80 яшь тула. Олы юбилее белән котлап, аңа иң якты теләкләребезне юллыйбыз.
Әниебез дүрт бала тәрбияләп үстергән олы йөрәкле хатын-кыз. Әти белән икесе дә гомер буе колхозда фермада эшләп лаеклы ялга чыктылар. Үзе ятимлек ачысын тоеп үскәнгәдер, әти вафат булгач та әни безгә ятимлекне сиздермәде, гомер буе безнең өчен яшәде. Һәрчак өстәлендә тәмле ризыклар, мичендә пешкән ипи булды. Бар эшне җиренә җиткереп башкаручы тынгысыз зат ул безнең әни. Без балаларын да авырлыкларга түзәргә, эш сөяргә, нык булырга өйрәтте. Без аңа мең-мең рәхмәтле.
Әни! Киләчәктә дә безнең терәк-таяныч булып, исәнлектә гомер кичерсәң иде. Ходай биргән һәр көнгә куанып, иминлектә, муллыкта, балаларыңның кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын.
Җан рәхәте бирсен сиңа Ходай,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.
Сине яратып, балаларың, оныкларың, кияү-киленнәрең һәм барлык туганнарың исеменнән кызың Ләйсән.
Нет комментариев