Әбүдәр һәм Тәслимә Гыйльметдиновларны балалары котлый!
Таулар авылында яшәүче әти-әниебез Әбүдәр Рәссәх улы һәм Тәслимә Сәхипҗан кызы Гыйльметдиновларның бергә тормыш итүләренә 45 ел. Кадерлеләребезне күркәм бәйрәмнәре белән котлап, иң матур теләкләрне юллыйбыз.
Безнең өчен сездән дә кадерле, сездән дә изге затлар юк. Җан җылыгыз белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кешеләребез сез. Бергәләп гомер атына җигелеп, тормыш йөген тарттыгыз. Гомер юлында сынмадыгыз, сыгылмадыгыз, сабырлык белән яшәдегез. Без балаларыгызны үстереп, кеше иттегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген дә сез безнең таянычыбыз, яшәү көчебез.
Бүген сез гомерегезнең иң матур чорыннан узып барасыз. Киләчәк көннәрегез дә бүгенгедәй матур, бәрәкәтле булсын. Исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, бер-берегезгә ышанычлы терәк булып гомер кичерегез. Балалар, оныклар игелеге күреп, безне куандырып, тагын озак еллар яшәргә язсын сезгә!
Ак карлардай ап-ак бәхет телибез,
Озын булсын гомер юлыгыз.
Шул гомерне ныклы саулык белән,
Борчу-мәшәкатьсез узыгыз.
Сезне яратып, балаларыгыз, оныкларыгыз.
Нет комментариев