Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бабабыз Әхмәтхатыйп Касыйм улы Хафизовның 18 мартта 75 яшьлек юбилее!

18 марта 2022, 13:33

663

0

0

Күзкәй авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Әхмәтхатыйп Касыйм улы Хафизовның 18 мартта 75 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән күркәм бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 
Әти! Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең ышаныч та, таяныч та, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз да. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, жан тынычлыгы, озын гомер телибез. Син тормыш авырлыкларын жиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Киләчәктә дә балалар, оныкларның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле жирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнен белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс жилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.


Иң изге теләкләр белән Нәзилә, оныкларың Данияр, Ләйлә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев