Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Асия Минхәмәт кызы Фазуллинаны туган көне - 73 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез!

16 декабря 2022, 13:44

356

0

0

Асия Минхәмәт кызы Фазуллинаны туган көне - 73 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез!

Биклән авылында гомер итүче Асия Минхәмәт кызы Фазуллинаны туган көне - 73 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез! 
Газиз кешебез безнең! Гомерең буе кулларыңнан эш төшмәде. КАМАЗ төзелешенә үзеңнең өлешеңне керттең, 33 ел Чаллы шәһәрендә эшләп – яшәп, лаеклы ялга чыккач авылга кайттың. Анда да менә 12 ел ветераннар- инвалидлар оешмасын җитәклисең. Синең тормыш тәҗрибәң, осталыгың бүгенге көндә бәхәссез. Гел шулай гаиләбезнең ышанычлы терәге булып кал. 
 Сине 73 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни сиңа күп сынаулар үтәргә туры килде. Үз юлыбызга аяк басарга булышканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әни! 
 Кадерлебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, саулыкка төренеп, тыныч картлык, ныклы сәламәтлек, балалар һәм оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, өебезнең нуры булып, безнен сөендереп, озын-озак яшәвеңне телибез. Без сине яратабыз! 
 Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре, 
Йөзгә тулсын еллар бәйләме. 
Саулык белән бәхет алып килсен 
Сина ел да гомер бәйрәме! 

Иң изге теләкләр белән сине яратып, балаларың: Зөфәр-Светлана, Ильмир-Гүзәл, оныкларың: Артем-Илүзә,  Дамир, Равил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев