Алсу Гыйлаеваны 55 яшьлек юбилее белән гаиләсе колый!
Мусабай-Завод авылында туып-үскән, бүгенге көндә Ташкичү авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Алсу Хатыйп кызы Гыйлаеваны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Иң газиз кешебез – әниебез безнең! Җылы, нурлы оябызда ике бала үстек. Әтиебез белән бергәләп, тәрбияле, кешелекле итеп үстердегез, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, әниебез. Җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кадерледән-кадерле кешебез син безнең!
Алга таба да әтиебез белән тигез канат булып, без балаларыңның игелегенә куанып, иминлектә, җан тынычлыгы белән гомер кичерсәң иде! Мәңге яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал, газизебез! Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, олылыйбыз.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Файсал, балаларың Фәнил, Ләйсән, киленең Гөлназ, оныгың Сәйдә.
Нет комментариев