Алмаз Мөхтәровны 45 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Яңа Байлар авылында гомер итүче кадерле кешебез – ирем, балаларыбызның кадерле әтисе, кайнанам белән кайнатамның яраткан уллары Алмаз Зиннур улы Мөхтәровны күркәм юбилее белән котлыйбыз. Шушы көннәрдә аңа 45 яшь тулды.
Кадерлебез! Матур гомер бәйрәмеңдә сиңа иң изге, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Ел фасылларының иң матур мәлендә – табигать кышкы йокыдан уянып, күңелләргә яшәү яме биргән яз аенда тугансың. Шуңадыр синең киң күңелеңә күпме дөнья матурлыгы, тормыш нуры, яшәү гаме сеңгән. Аллаһы Тәгалә җибәргән бер фәрештә кебек, безне аяп яшисең, изгелекләр кыласың, тормыш ваклыкларыннан өстен булып кала беләсең. Шушы күркәм сыйфатларың өчен авыл халкы да хөрмәт итә сине. Гаилә корып яшәвебезгә дә егерме ел, яңа йорт җиткереп кердек, нурлы өебездә ике бала үстердек. Мал-туар асрап, мул тормышта яшибез. Тормыш итү – диңгез кичү диләр, ә син безнең кыенлыклардан саклап, борчулардан яклап, алдан юл ярып баручы ныклы таянычыбыз, әткәй-әнкәй өчен ярдәмчел, илтифатлы, иманлы бала.
Кадерлебез! Туган көнең котлы-мөбарәк булсын, Аллаһы сәламәтлектән аермасын. Киләчәктә дә күңел учагыбыз, ышанычлы терәгебез, зирәк киңәшчебез булып, безнең арабызда бәхеткә тиенеп яшә.
Бәхет агачы син безнең өчен,
Сыгыла күрмә искән җилләрдә.
Бергә барыйк иңне-иңгә куеп,
Шатлык тулы якты көннәргә.
Изге теләкләр белән хатының Айгөл, улың Азат, кызың Айсылу, әти-әни һәм барлык туганнар.
Нет комментариев