Альфира Галиеваны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!
Теләнче Тамак авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле әниебез, әтиебезгә ышанычлы тормыш юлдашы, әбиебез Альфира Мәхмүт кызы Галиеваны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Әниебез күп еллар мәктәп китапханәсендә эшләде. Хезмәтен намус белән башкарып, коллективында олы хөрмәт яулады. Аны сабыр холкы, киңкырлы белеме, эшчән булуы өчен ихтирам иттеләр.
Хәзер инде әниебез лаеклы ялда. Эшчән гаиләдә үскәнгәдер, без балаларын да хезмәт белән яшәргә өйрәтте, хәзер оныкларында матур сыйфатлар тәрбияләргә булыша. Әтиебез Рафаэль белән ике кыз үстерделәр, зур тормышка чыгардылар, бүген дүрт оныклары өчен сөенеп, аларга бар җан җылыларын биреп яшиләр. Тормышта таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез син, әниебез.
Кадерлебез! Киләчәктә дә бүгенгедәй шат күңелле булып, балалар, оныклар бәхетенә куанып, аларның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа. Олы юбилеең уңаеннан без сиңа ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, җан тынычлыгы, әти белән тигез тормыш телибез. Пар канатларыгыз сынмыйча, тигез гомер кичерегез.
Тырышлыгың белән үрнәк булдың,
Сыгылмадың, әни, сынмадың.
Тынычлыкта һәм муллыкта үтсен,
Кадерлебез, картлык елларың!
Сине яратып, тормыш иптәшең Рафаэль, кызларың Ризидә, Ландыш, кияүләрең Роберт, Айрат, оныкларың Рөстәм, Ләйсән, Алия, Диләрә.
Нет комментариев