Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

90 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!

07 февраля 2022, 10:44

1680

0

1

90 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!

Кызыл Байрак авылында тормыш итүче Маэва Гали кызы Дәүләтшинаның 5 февральдә булачак  90 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. 
Кадерле  әниебез, әбиебез! Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмаган. Сынмагансың, сыгылмагансың, югалмагансың. Менә дигән Әни һәм Әби булдың. Туксан яшь тулуына карамастан, синең каныңа сеңгән зыялылыгың әле дә бетмәгән. Синең саф акылың, ныклы хәтерең кемне генә сокландырмый! 
Безнең әбиебез хезмәт ветераны гына түгел, тыл ветераны да. Исәнлек-саулык, тән сихәте, озын гомер, шатлык, бәхет телибез сиңа, газизебез! Киләчәктә балаларның, оныкларның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. Бүген дә син, кадерлебез, узеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да,  кечесенә дә син игелекле һәм абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф белән, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле булып үтәргә язсын сиңа. Ходай биргән гомернең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең жилгә, буранга,
Чын мәгьнәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Илшат-Фәүзия, Рәмзия-Илшат, Булат, оныкларың Миләүшә, Айсылу, Илнар, Илгиз, Айрат, Айдар, Илмира,  оныкчыкларың Адилә, Элиза, Марсель, Элина, Эльвина, Сафия, Айлин, Эсмира.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев