Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

85 яшьлек юбилее котлы булсын!

23 декабря 2022, 11:30

476

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Фәһимә Шәрипҗан кызы Барбашеваның күркәм бәйрәме – 85 яшьлек юбилее! 
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең – туган көнең белән ихлас күңелдән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 85 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул булып, гомер дәфтәреңә тагын да саваплар өстәлсен. Киләчәктә дә безнең кадерлебез булып озак яшә, авырма. Тынычлыкта, муллыкта, саулыкта гомер ит. 
Иң изге теләкләр белән балалары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев