Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

01 ноября 2022, 13:40

893

0

1

Тукай районы Яңа Байлар авылында яшәүче кадерле әнкәебез Рәхимә Мөбәрәкша кызы Хәмәтованы 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

Кадерлебез безнең! Гомер бәйрәмеңдә бездән иң изге, иң якты, иң матур теләкләрне кабул итеп алсаң иде. Син- безнең тормышыбызның кояшы! Инде шактый гына яшьтә булсак та, без һаман да синең яныңа сыенып, синең җылыңда җылынып, назларыңа иркәләнеп яшибез! Син әле дә безнең өлешкә төшкән тормыш йөген үз җилкәңә таба тартасың, ничек тә ярдәм итәргә тырышасың. Кайгыртучан күңелең, безгә биргән киңәшләрең,  изге теләкләрең барыр юлыбызны яктыртучы маяк булып тора.

Газиз әнкәебез! Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, зур хөрмәткә лаек кеше син! Аллаһы Тәгалә сиңа  сәламәтлек, җан тынычлыгы, куанычлы озын гомер насыйп итсен! Бу дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп безнең янәшәдә хәерле озын  гомер кичерергә язсын! Укыган догаларың кабул булып, гомер дәфтәреңә саваплар өстәлеп торса иде!

«Әнкәй», - диеп әйтер кешең булу
Нинди шатлык бит ул, зур бәхет.
Гел яшәргә язсын иде шулай
«Әнкәй», - диеп, назлап эндәшеп.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың. Безнең бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев