55 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы башлангыч сыйныф укытучысы Зилә Сәетнур кызы Гайнетдинованы 55 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән котлый.
Хөрмәтле Зилә Сәетнуровна! Сез гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган кеше. Бик күп еллар сабыйларга тәүге белемне бирдегез, укырга-язарга өйрәттегез, туган халкыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләдегез. Эшегезне бар күңелегезне биреп башкардыгыз. Шуның белән хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыгызның ихтирамын яуладыгыз. Мәктәбебез өчен куйган хезмәтегезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, җан тынычлыгы белән, тигезлектә бәрәкәтле, имин тормышта гомер итегез.
Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.
Нет комментариев