Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез

14 октября 2022, 11:55

393

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Мусабай-Завод урта мәктәбе хезмәт коллективы физкультура укытучысы Файсал Гайнелхак улы Кәлимуллинны 55 яшьлек юбилее белән котлый. Хөрмәтле Файсал Гайнелхакович! Рәхмәт йөзеннән шушы олуг гомер бәйрәмегездә иң изге, иң матур теләкләрне җиткерәсебез килә. Сайлаган хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкарасыз, коллективның хөрмәтле кешесе, укучыларыбызның яраткан укытучысы. Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Уңган-булган ир, якыннарын өзелеп яратучы әти  булып, бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. Туган көннәр ел да кабатлана, Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән Килеп торсын алда көткәне!
нычлыгы белән,  бәрәкәтле, имин тормышта бәхетле гомер итегез.
Килеп торсын алда көткәне!
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев