Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Илмир Ямалов Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашты (фото)

Күптән түгел Кырым Республикасында Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале узды. Әлеге зур чара инде 9нчы тапкыр үткәрелә. Анда 19 төбәктән - Әстерхан, Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән; Пермь крае, шулай ук Башкортостаннан, Мордовиядән, Марий Элдан, Удмуртиядән, Чуашстаннан, Татарстан һәм Кырымның үзеннән...

Күптән түгел Кырым Республикасында Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале узды. Әлеге зур чара инде 9нчы тапкыр үткәрелә. Анда 19 төбәктән - Әстерхан, Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән; Пермь крае, шулай ук Башкортостаннан, Мордовиядән, Марий Элдан, Удмуртиядән, Чуашстаннан, Татарстан һәм Кырымның үзеннән дә татар фольклор коллективлары чыгыш ясады.
Фестивальдә тумышы белән Тукай районының Мусабай Завод авылыннан, хәзерге көндә башкалабыз Казанда яшәп, "Риваять" этно-төркемендә эшләүче Илмир Ямалов та катнашты. Илмир, туган авылы, безнең район тормышы белән һәрдаим кызыксынып, "Якты юл" газетасы белән дә тыгыз элемтәдә тора.Фестиваль тәмамланганнан соң ул социаль челтәрдәге битендә болай дип язып куйды:" Куп кичерешләр, хисләр, яңа ачышлар, матур танышулар, күптәнге дуслар белән очрашулар артта калып, күңел түрендэ уелып хәтирәләр булып балкыр. Рәхмәт гүзәл Кырым, оештыручылар, иганәчеләр, килгән кунаклар һәм безне җылы кабул итүче кардәшләребез!"
Без дә, якташыбыздан Кырымнан кайтканнан соң, хис-кичерешләре белән уртаклашуын сорадык.
- Мин фестиваль үткәрелә башлаганнан бирле икенче тапкырыннан катнашып киләм. Бу юлы режиссер ярдәмчесе буларак бардым. Әлбәттә, гадәттәгечә, халык уен коралларында уйнап, җыр-бию номерлары белән дә чыгыш ясадык. .Шулай ук "Кичке уен"нарны оештыру өчен җаваплы идем. "Кичке уен" - кичке аштан соң иртәнгә кадәр дәвам иткән, һәр коллектив катнашындагы күмәк халык уеннары, җыр, биюләрне үз эченә алган бик күңелле программа. Барысы да татар коллективлары булгач, бу - үзенә күрә фольклор байлык белән үзара уртаклашу кебек бара.
Быелгы катнашучыларның иң өлкәне 86 яшьлек, иң яше 4 яшьлек иде. Шунысы игътибарга лаек, олы яшьтә булсалар да, абый-апалар, авырсынмыйча, автобуска утырып юлга чыкканнар - күңелләре көр. Фестиваль барган көннәрдә катнашучылар Бахчасарай районнарының авылларында концертлар куйды.
"Түгәрәк уен"ның Кырымда үткәрелүе быелгы чараны кабатланмас итте - шулкадәр гүзәл табигать, гаҗәеп урыннар белән истә калыр ул! Аннары, елдан-ел коллективларның чыгышлары камилләшә бара - күп ансамбльләрне профессионалларга тиңләр идем мин. Гәрчә, алар иҗаттан ерак һөнәр ияләреннән тупланган булса да - әйтик, бер коллективта җырчы буларак табиб килсә, икенчесендә - балта остасы да бар иде."
Юл тузанын кагарга өлгердеме-юкмы, әйләнеп кайту белән Илмир яңадан иҗат эшенә чумган иде инде. Якташыбызга уңышлар телибез!
Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале киләсе елга Казанда үтәр дип көтелә.
Өстәге фотода : Башкортстан республикасы Балтач районы "Җидегән чишмә" ансамбле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев