Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда бензинга кытлык юк, запас җитәрлек

Казанда АЗСларда ягулыкны гадәттәгедән күпкә тизрәк алып бетерәләр. Әгәр элек бер станциядә 15 тонна бензин һәм дизель ягулыгы тәүлек буе сатылса, хәзер шул ук күләмне машина йөртүчеләр алты сәгатьтә сатып ала.

Казанның кайбер ягулык салу станцияләрендә соңгы көннәрдә машиналар саны сизелерлек артты. Күпләп ягулык алу сәбәпле, АЗСларда чиратлар барлыкка килгән. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ягулык белән тәэмин итү системасының ничек эшләвен тикшерергә кушты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тармак вәкилләре мәгълүматларына караганда, хәзер ягулыкка ихтыяҗ гадәттәгедән күпкә югарырак. Моңа кадәр бер станциядә тәүлек дәвамында сатылган якынча 15 тонна бензин һәм дизель ягулыгы хәзер нибары алты сәгать эчендә үк бетеп бара. Белгечләр моны йөртүчеләрнең ягулыкны запаска җыярга омтылуы белән аңлата.

Күпчелек ягулык салу станцияләрендә бензинны канистрларга тутыру чикләнгән. Шулай да бу таләп һәркем тарафыннан үтәлми. Нәтиҗәдә ягулык җитмәгәнгә түгел, ә ихтыяҗ кискен үскәнгә озын чиратлар хасил була. Республика халкын ягулыкны кирәк кадәр генә алырга һәм имеш-мимешләргә ышанмаска чакыралар.

Рөстәм Миңнеханов җаваплы министрлыклар һәм хезмәтләргә АЗС эшен даими контрольдә тотарга, закон бозу очраклары ачыкланса, тиешле чаралар күрергә йөкләде.

Хәзерге вакытта ягулык станцияләренә ягулык план буенча китерелә. Рәсми мәгълүмат буенча, республикада запаслар җитәрлек күләмдә саклана.

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев