Татарстанда бүген 25 градуска кадәр җылыта, әмма яңгырлар көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 15 июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда көчле явым-төшем булачак. Аерым урыннарда яшенле яңгыр, боз яву ихтималы бар.
Иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метрга җитәчәк, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев