Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы биш елда башкарылган эшләргә күзәтү ясады

Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 49нчы утырышында соңгы биш елда башкарылган эшләргә күзәтү ясады. Парламентның соңгы биш елдагы эшенә бәя бирде.

«Соңгы биш елда (2014-2018) социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән. 4,5 меңнән артык күп фатирлы торак йорт (24,5 млрд сум), 207 амбулатор сырхауханә учреждениесе (7,8 млрд сум) , 711 мәктәп һәм балалар бакчасы (13 млрд сумнан артык) төзекләндерелгән», - дип сөйләде Президент.

Сорок девятое заседание 
Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

328 җәмәгать киңлеге ямьләндерелгән (гомуми кыйммәте 8,6 млрд сум), 3500 км төбәк юллары һәм 66 күпер төзелгән һәм төзекләндерелгән. Гомуми мәйданы 3,5 млн кв.м булган 1704 ишегалды территориясе (5,5 млрд сумга якын) төзекләндерелгән.

Реклама

«Икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә, гражданнарның тормыш сыйфаты арта. Быел без күләме 40 млрд сумнан артык булган 40 инвестицион программа кысаларында эшне дәвам иттерәбез. Бүген Татарстан – Россиянең уңышлы үсеш алучы, биредә яшәү һәм эшләү дәрәҗәле булган төбәкләренең берсе. Бу – барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең бердәм эш нәтиҗәсе», - дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Сорок девятое заседание 
Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Аның фикеренчә, парламент эшендә фән һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләрне тәэмин итү өчен эксперт берләшмәләрен булдыру, «Ачык Татарстан» мәгълүмати порталында закон проектлары буенча фикер алышу мәйданчыгын булдыру уңай чагылыш тапкан.

«Кабул ителгән законнарның гамәлгә ашырылуына игътибар бирелүе дә мөһим. 2016 елда парламент контроле турында закон кабул ителү, 2017 елда законнарны мониторинглау буенча махсус комиссия булдыру шуңа ирештергән», - ди ул. Президент бишенче чакырылыш депутатларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм яңа чакырылыш депутатларына ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев