Рәхәтләнеп күңел ачтылар
Күптән түгел сабыйларыбызны халкыбызның милли бизәкләре белән таныштыру максатыннан, «Гөлчәчәк» балалар бакчасы нәниләре Иске Абдул авылының мәдәният йортында кунакта булды. Алар өчен «Әбием сандыгы» дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр, милли татар киемнәре киеп, халкыбыз җырларын башкардылар, биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Моннан тыш «Миңлебай-Гөлбану» җырлы-биюле уенын да...
Күптән түгел сабыйларыбызны халкыбызның милли бизәкләре белән таныштыру максатыннан, «Гөлчәчәк» балалар бакчасы нәниләре Иске Абдул авылының мәдәният йортында кунакта булды. Алар өчен «Әбием сандыгы» дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр, милли татар киемнәре киеп, халкыбыз җырларын башкардылар, биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Моннан тыш «Миңлебай-Гөлбану» җырлы-биюле уенын да өйрәнделәр.
Гомумән, әлеге чарадан барча кеше дә канәгать калды, дип яздылар безгә Иске Абдул авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев