Яңалыклар

Республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме якынлаша

30 август – Республика көне билгеләп үтелә. Бу көн Татарстанда – ял көне дип игълан ителде. Шул уңайдан бу көнне районның hәр авыл җирлегендә бәйрәм чаралары узачак.

Район халкы әлеге зур бәйрәмне күтәренке кәеф, уңышлы хезмәт күрсәткечләре белән каршы ала. Бүген игенче-механизаторларыбыз игеннәрне урып-җыюда, киләсе ел уңышына нигез салуда фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшли, уңган-булган терлекчеләр фермаларда тырышып хезмәт куя. Медицина, мәгариф, мәдәният, спорт кебек социаль өлкәдә хезмәт куючыларның да һәм эшмәкәрләрнен дә хезмәте мактау сүзләренә лаек.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев