Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пиротехника куллансаң – штраф

Районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 20 декабрьдән 2020 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итә.

Махсус режим вакытында сәнәгать объектларыннан, транспорт инфраструктурасыннан (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метрда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкадан тыш) куллану тыела. Әлеге таләп торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган урыннар, автомобиль юллары өчен 50 метр дип билгеләнә. 
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе, 2 өлеше нигезендә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартыла. Аның күләме – физик затларга 2 меңнән 4 мең сумга, вазифадагы затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр. Полиция бүлеге һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре махсус режим чорында рөхсәт ителмәгән урыннарда пиротехник эшләнмәләрне законсыз куллануны ачыклау һәм булдырмау буенча рейдларга чыгачаклар. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре көн саен пиротехник эшләнмәләрне сату урыннарында планнан тыш тикшерү уздыралар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларында административ чаралар кулланалар.

Илнар Мифтахов, 
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы. 

Фото Илнар Мифтаховтан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X