Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поле тимер юлында яңа бина ачылды

Кичә, 25 январь көнне Круглое Поле поселогында “Россия тимер юллары” ААҖнең Территориаль транспорт хезмәте күрсәтү һәм хезмәтләр сату үзәгенең яңа бинасы ачылды. 

Әлеге тантанада интеренет элемтәсе аркылы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Куйбышев тимер юллары начальнигы Вячеслав Дмитриев та катнашты. Шулай ук әлеге чарага район башлыгы Фаил Камаев, Круглое Поле авылы җирлеге башлыгы Элмира Низамиева, җурналистлар да килгән иде. 
 Рәстәм Нургалиевич һәм Вячеслав Дмитриев Татарстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру, гомумән, тимер юл транспорты инфракструктурасының үсеше турында сөйләштеләр. Аннары алар Круглое Поле поселогындагы яңа бинаны ачу тантанасына башлангыч бирделәр. 
Дәррәү алкышлардан соң, сүзне Куйбышев Территориаль транспорт хезмәте күрсәтү һәм хезмәтләр сату үзәгенең начальнигы Игорь Хахулин сүз алды: 
– Бүген безнең өчен бик мөһим вакыйга – Территориаль транспорт хезмәте күрсәтү һәм хезмәтләр сату үзәгенең яңа бинасы ачылган көн. 
Тимер юл челтәрендә хезмәтләр сату үзәге 2017 елдан бирле эшләп килә һәм ул беренче чиратта кече һәм урта бизнес өчен оешкан иде. Әлеге үзәк йөкләрне алып бару буенча заказларны формалаштыру, аларны үтәү, мәгълүмати һәм өстәмә хезмәт күрсәтү буенча клиентлар белән тыгыз элемтәдә тора. “Россия тимер юллары” җәмгыятенең хезмәтләр сату үзәге белгечләре йөкне илтү буенча кызыксындыручы барлык төр сорауларга да җавап бирәләр, аның бәясен чутлап, хәтта продукцияне кулланучыларга кадәр илтүче шәхси транспорт-логистика чылбырын да эшләп бирә алалар. Безнең куәт көннән-кән үсә генә бара. Әйтик, үткән елда гына да без яңа клиентлар белән йөк ташу һәм исәп-хисапка кагылышлы 33 килешү төзедек. 2021 елда үзәкнең кереме 213 млн. сум тәшкил итте. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга күп. Безне алга таба да шундый уңышлар көтсен, яхшы эшләргә насыйп итсен,  – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев