Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГТО нормативларын тапшырдылар

Районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы, ягъни ГТО нормативларын кабул итә торган күчмә комиссия эшләп килә.

Комиссия әгъзалары график буенча авыл җирлекләренә чыгып, ГТО күрсәткечләрен бирүчеләрне тикшерә. Күптән түгел Комсомол һәм Князево авыл җирлекләрендә торучылар нормативларны тапшырды. Өченче февральдә исә комиссия Круглое Поле поселогына барыр дип көтелә. Аннан соң, дүртенче февраль көнне, Түбән Суыксу авылының «Алга» спорткомплексында ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале узачак. Фестивальдә катнашырга теләүчеләрнең яше чикләнмәгән, тик иң элек gto.ru сайтында теркәлеп, уналты саннан торган шәхси номер алырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев