Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Читтә калырга ярамый

25 июньнән тукайлылар РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә актив кушылды. Бер атна дәвамында районда 44 сайлау участогы эшләде.

30 июньдә без Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында урнашкан 2656нчы сайлау участогында булып, андагы эш барышы белән таныштык. Участок үз ишекләрен иртәнге 8 тулганчы ук ачты. Беренчеләрдән булып монда үз тавышын бирергә Түбән Суыксу һәм Югары Суыксу авыллары имам-хатыйбы Рамил Фазлетдинов һәм аның җәмәгате Зөлфия килде. «Эш көнен башлаганчы мөһим эшләрне төгәллик дип уйладык», – диләр Фазлетдиновлар.
    «Халыкның сәламәтлеге – бүген көн кадагындагы мәсьәлә», – ди авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Мәдәният йорты бинасының ишек төбенә үк дезинфекция ясаучы келәм җәйгәннәр. Пунктка кергәч, тавыш бирүгә килгәннәрнең тән температурасын үлчиләр. Антисептик белән кулларын дезинфекцияләгәч, аларга перчатка, битлек һәм ручка тоттыралар. Тавыш бирүче, бераз читкә басып, комиссия әгъзасына паспортын күрсәтә. Сайлаучы, исемлектә фамилиясен үзе табып, кулындагы ручкасы белән имзасын куя. Аннары тавыш
бирү өчен ябык кабинага үтә. Бинадагылар арасында социаль дистанция саклана. Моны полиция хезмәткәре даими рәвештә контрольдә тота.

Тавыш биргәннән соң, Рамил хәзрәт үзенең уй-фикерләрен безнең белән дә бүлеште. Ул төзәтмәләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.
    – Минемчә, төп законга төзәтмәләр кертү – дөрес карар. Бу – заман таләбе. Хәзер илнең Төп законына үзгәрешләр кертү-кертмәү турында сөйләргә һәм фикер алышырга гына түгел, ниндидер карар кылырга да вакыт җитте. Үз тормышына, киләчәгенә битараф булмаган социаль җаваплы граждан тавыш бирергә тиеш дип исәплим. Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерер дип өметләнәбез. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә билгеләү, гаилә һәм балаларны яклау, ир һәм хатын-кыз берлеге, халыкның иминлеге, тынычлыгы һәм бердәмлеге турындагы үзгәрешләргә аеруча уңай карыйм. Төзәтмәләр тотрыклы икътисади үсеш һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен дә шартлар тудырыр дип ышанам. Моңа бәйле рәвештә, хезмәт кешесенең роле һәм абруе артыр. Шулай ук телләрне саклауга, укытуның сыйфатына басым ясалыр. Ничек кенә булмасын, иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын, бәла-казалар, афәтләр килмәсен, диде ул.

Тавыш бирү бүген – 1 июльдә дә дәвам итә. Бу көнне барлык участок комиссияләре иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр эшли.

Түбән Суыксу һәм Югары Суыксу авыллары имам-хатыйбы Рамил Фазлетдинов һәм аның җәмәгате Зөлфия 2656нчы сайлау участогына тавыш бирде.Эльвира Абдуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев