Бүген, 8 июльдә, Чаллы Яр бистәсе янындагы Кама елгасында бәхетсезлек очрагы булды. Көндезге вакытта 15 яшьлек яшүсмер суда батып һәлак булган.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, вакыйга булган урын коену өчен махсус җиһазландырылмаган булган. Хәзер белгечләр фаҗиганең сәбәпләрен һәм барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Урынга Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары Марат Шрша килгән. Әлеге факт буенча тикшерү башланган, эш барышы шәһәр прокуратурасы контролендә тора.
Чыганак/ ТР Прокуратурасы
Нет комментариев