Юкә чәчәк атып, тирә-юньгә хуш ис таралган 20 июльдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез дә яңгыр көтелә. Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз явуы мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчә һәм 6–11 м/с белән исә, көчәйгән вакытта 15–17 м/с җитә. Һава температурасы төнлә +12..+17˚, көндез исә +19..+24 градуска кадәр җылытачак.
Нет комментариев