Беренче сыйныф укучылары мавыктыргыч уенда катнашты
Кнәз авылының мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова һәм «Татарстан» совхозы поселогының китапханәчесе Эльмира Закирова Кнәз мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Юл билгеләре, сез бер дә авыр түгел!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар светофор төсләре буенча кызыл, сары, яшел командаларга бүленделәр. Баштан сабыйларга презентация тәкъдим ителде, соңыннан викторина уйнатылды. Командалар...
Кнәз авылының мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова һәм «Татарстан» совхозы поселогының китапханәчесе Эльмира Закирова Кнәз мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Юл билгеләре, сез бер дә авыр түгел!» дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Балалар светофор төсләре буенча кызыл, сары, яшел командаларга бүленделәр. Баштан сабыйларга презентация тәкъдим ителде, соңыннан викторина уйнатылды. Командалар «Кызыксынучан акыл», «Кроссворд сорауларына җавап тап», «Юлда барганда нинди кагыйдәләр үтәргә», «Светофорның өч төсе» уеннарында да катнаштылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Кнәз авылының 1 «Б» сыйныф укучылары яулап алды. Икенчедә - 1 «А», өченче урында исә 1 «В» сыйныф укучылары калды. Уен ахырында балаларга юл хәрәкәте иминлегенә, юл билгеләренә багышланган махсус буклетлар һәм светофор төсләре белән шарлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев