Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе тег белән яңалыклар
-
Юл һәлакәтләрендә үлгәннәрне искә алалар
Менә ун ел инде ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль ассамблеясы тәкъдиме белән юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Акциянең максаты - юллардагы үлем очракларын киметү, бу проблемага игътибарны арттыру. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дөньяда көн саен уртача 3 мең кеше үлә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала....
-
Штрафын вакытында түләмәүчеләрнең һәрберсе җаваплылыкка тартылган
Республикада, шул исәптән район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең 90 процентында машина йөртүчеләр гаепле. Төп сәбәпләр: тизлекне арттыру, һава шартларын, юл шартларын исәпкә алмыйча йөрү, ярамаган урында каршы як полосага чыгу, өстенлекле автомобильгә юл бирмәү, исерек килеш рульгә утыру. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән административ штрафларны түләмәүчеләр һәм хокук бозуны...
-
Транспортның яңа хуҗалары да, элеккегеләре дә сату-алуга җитди карарга тиеш
Еш кына юл-транспорт һәлакәтләре рульдә транспорт хуҗасы түгел, ә башка кеше утырганда килеп чыга. Автомобильне хуҗа туганнарына яисә кемгә дә булса файдалануга биргән була. Шуңа күрә хуҗалар автомат режимда ачыкланган кагыйдә бозулардан хәбәрдар булмаулары белән акланалар.
-
Һәлакәттән соң машинаңны юлдан алмасаң – мең сум штраф
Июль аенда юл-транспорт һәлакәтен теркәүгә бәйле кагыйдәләргә үзгәрешләр кергән иде. Аның нигезендә, зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр булмаганда, юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобиль йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга тиешләр. Бу башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачауламас өчен шулай эшләнә. Район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев машина йөртүчеләргә әлеге кагыйдәләрне искә төшерә. Матди зыянны...
-
Трактор йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен тикшерәләр
Тракторлардан һәм прицеплардан файдаланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр транспортның техник торышына күзәтчелек итү идарәсе 8 июньнән 30ына кадәр «Трактор-Прицеп» операциясе дип аталган чара үткәрә. Бу чорда тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылган прицепларны йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре махсус контрольдә булачак, дип хәбәр итәләр...
-
Иң каты җәза – синең аркада бер гаепсез кешенең үлеме
2013 елның 1 сентябреннән исерек килеш руль артына утыручыларга 30 мең сумнан башланган штраф салына һәм хокук бозучылар ярты елдан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә башлады. Ләкин җәза катылануга да карамастан, эчкән килеш автомобиль белән идарә итү очраклары аз түгел. Фаҗигагә дә юлыкмам, ЮХИДИ тикшерүенә дә эләкмәм...
-
Штраф түләүдән качып калып булмый
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата ел башыннан районда 154 административ эш кузгатылган. Алар арасыннан 27 кешене унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу турында карар чыгарылган, 65 кешегә әҗәт суммасын икеләтә арттырып кабат штраф салынган, 55 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Штраф салу турындагы карар үз...
-
Районда әлегә «халык инспекторлары» юк
Узган елның ноябрь аеннан Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү буенча «Халык инспекторы» мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлгән һәм смартфоны булган һәркем бу система ярдәмендә юл йөрү кагыйдәсен бозуның фотосын яки видеосын төшереп, ЮХИДИгә җибәрә ала. Ләкин моны бары тик «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы...
-
Юл һәлакәтләре кимеми
Төрле чаралар күрелүгә карамастан, юллардагы хәлнең торышы киеренке кала бирә, дип белдерәләр район буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре. Исерек килеш, машина йөртергә хокук бирүче таныклыксыз рульгә утыру очраклары да кимеми, ярамаган урында каршы як полосага чыгу, җәяүлеләргә юл бирмәү, балаларны махсус утыргычсыз йөртү аркасында бик күп һәлакәтләр була. Аварияләрне кисәтү һәм...
-
Максат – юлдагы фаҗигаләрне киметү
Һәр елны ноябрь аеның өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Агымдагы елның тугыз аенда республика юлларында, 4 меңгә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 453 кешенең гомере өзелгән, 5 меңнән артык кешегә төрле җәрәхәтләр алып больницага ятарга туры килгән. Узган елның шушы чорындагы саннар белән чагыштырганда бераз...
-
Тракторларның торышын тикшерәләр
Быел республика территориясендә тракторлар һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләрнең гаебе белән 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шушы чорыннан 7,7 процентка артыграк. Мондый аварияләрдә быел 4 кеше үлгән, 12 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Үзйөрешле машиналар һәм башка транспортның техник торышына күзәтчелек итү идарәсе мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы оешмаларындагы техниканың 47...
-
Аварияләрнең төп сәбәбе – кышкы юлларда кагыйдәләрне санга сукмау
Кыш башланганнан бирле республикада һәр ай саен иң аварияле көннәр кабатланып тора. Узган елның 8 декабрендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 11 кешенең гомере өзелгән иде, 11-12 гыйнварда 12 кеше якты дөнья белән хушлашты һәм менә тагын, 4 февральдә, юлларда 6 кеше үлде. Фаҗигаләр, нигездә, машина руле артында утыручыларның кышкы юлда йөрү кагыйдәләрен...
-
Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар узган елга караганда биш процентка артык
Ел башыннан республика территориясендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 264 меңнән артык очрагы теркәлгән. Районда исә ЮХИДИ инспекторлары шундый 761 машина йөртүчене туктаткан. Бу узган елның шул чорына караганда 5 процентка артыграк. Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны былтырга караганда 4кә кимрәк булган.
-
Җәйге резинада йөрсәң – штрафка тарталар
Автомобильдән яки башка төр транспорттан төзек булмаган килеш файдалану соңгы көннәрдә бик күп фаҗигале хәлләр китереп чыгарды. Шуларны истә тотып, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә транспорт чараларының техник торышын тикшерү буенча максатчан эш алып баралар. Техниканың төзек булмавы тизлекне арттырганда һәм алдан барган машинаны узам дип каршы як полосага чыкканда...
-
Юл йөрү кагыйдәсе машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә кагыла
Быел район территориясендә булган барлык юл һәлакәтләренең 10ысы машина йөртүчеләрнең алкогольле эчемлекләр кулланган булуы аркасында килеп чыккан. Бу аварияләрдә 15 кеше зыян күргән. Статистикадан күренгәнчә, исерек килеш рульгә утыручылар аркасында чыккан аварияләр арткан. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, ике тәгәрмәчле транспортны иярләүчеләргә дә кагыла.