Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл һәлакәтләрендә үлгәннәрне искә алалар

Менә ун ел инде ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль ассамблеясы тәкъдиме белән юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Акциянең максаты - юллардагы үлем очракларын киметү, бу проблемага игътибарны арттыру. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дөньяда көн саен уртача 3 мең кеше үлә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала....

Менә ун ел инде ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль ассамблеясы тәкъдиме белән юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Акциянең максаты - юллардагы үлем очракларын киметү, бу проблемага игътибарны арттыру. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дөньяда көн саен уртача 3 мең кеше үлә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Ел буена үлүчеләр саны 1,3 млн.га һәм җәрәхәтләнеп, инвалид булып калучылар саны 50 млн.га җыела.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә 15-25 яшьлекләрнең гомерләре аеруча күп өзелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, 2020 елга юл фаҗигаләрендә алган травмалар, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларыннан кала, үлемгә китерүче өченче төп сәбәп булырга мөмкин.

Район буенча ЮХИДИ бүлеге бу проблемага бик җитди карауны, юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсеннән бик игътибарлы булуны сорый. Ваемсызлык аркасында өзелгән гомерләрне берничек тә кире кайтарып булмый.

фото autorambler.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе