Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл йөрү кагыйдәсе машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә кагыла

Быел район территориясендә булган барлык юл һәлакәтләренең 10ысы машина йөртүчеләрнең алкогольле эчемлекләр кулланган булуы аркасында килеп чыккан. Бу аварияләрдә 15 кеше зыян күргән. Статистикадан күренгәнчә, исерек килеш рульгә утыручылар аркасында чыккан аварияләр арткан. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, ике тәгәрмәчле транспортны иярләүчеләргә дә кагыла.

Саннар артында өзелгән гомерләр, җимерелгән язмышлар. Мәсәлән, 15 июньдә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында булган һәлакәтне генә алыйк. "Шкода-Октавия" машинасы сулга борылучы "Кавасаки" мотоциклына юл бирми. Бәрелгәч, мотоциклда йөртүче артында утырган 23 яшьлек кыз җиргә егыла. Ул арада зур тизлектә килгән "Рено-Логан" машинасы туктый алмыйча аның өстенә менә. Шулай итеп, бер гаепсез пассажир кыз фаҗига урынында ук җан бирә.

Ә җәяүлеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә, юл аркылы чыкканда беркайчан да ярты юлда туктап калып кирегә атламагыз. Чөнки машина руле артында утыручы моны көтми һәм бу авария килеп чыгуга китерә. Ләкин җәяүле бездә якланмаган, шуңа күрә исерекме ул, юл аша тиешсез урыннан чыкканмы, автомобиль астына егылганмы - аның ягына басалар.

Реклама

Мәсәлән, 19 июньдә Яр Чаллы - Мусабай-Завод юлының өченче километрында булган авариядә юл кырыеннан машиналар белән бер юнәлештә барган 40 яшьлек исерек хәлдәге ир-атны гаепсез дип булмый. Үз үлемен эзләп барган диярсең. Дөрес, 14ле модель "Лада" да тизлекне ярыйсы арттырган - көтелмәгән хәл килеп чыкканда туктап кала алмаган. Нәтиҗәдә җәяүле ирнең шунда ук гомере өзелгән.

Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәсеннәр иде. Гомер бер генә: аны үтелмәгән килеш өзмәсәк, я булмаса, инвалид креслосында үткәрмәсәк иде, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл хђрђкђте иминлеге

2
X