Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафын вакытында түләмәүчеләрнең һәрберсе җаваплылыкка тартылган

Республикада, шул исәптән район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең 90 процентында машина йөртүчеләр гаепле. Төп сәбәпләр: тизлекне арттыру, һава шартларын, юл шартларын исәпкә алмыйча йөрү, ярамаган урында каршы як полосага чыгу, өстенлекле автомобильгә юл бирмәү, исерек килеш рульгә утыру. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән административ штрафларны түләмәүчеләр һәм хокук бозуны...

Республикада, шул исәптән район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең 90 процентында машина йөртүчеләр гаепле. Төп сәбәпләр: тизлекне арттыру, һава шартларын, юл шартларын исәпкә алмыйча йөрү, ярамаган урында каршы як полосага чыгу, өстенлекле автомобильгә юл бирмәү, исерек килеш рульгә утыру. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен билгеләнгән административ штрафларны түләмәүчеләр һәм хокук бозуны дәвам итүчеләр дә шактый. Мондыйлар юл хәрәкәтендә катнашучыларга, чыннан да, куркыныч тудыралар, дип кисәтә район буенча ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.

Бүген юл-патруль хезмәтенең һәр нарядында диярлек машина йөртүчеләрнең түләнмәгән штрафларын онлайн-режимда тикшерү мөмкинлеге бар.

КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәү бурычны икеләтә түләтүгә, ләкин 1 мең сумнан да ким итеп түгел, яки 25 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартуга китерә. Монда әҗәт суммасының нинди күләмдә булуы мөһим түгел.

Штрафларны түләтү буенча җавапка юл-патруль хезмәте инспекторлары да, суд приставлары да тарта ала.

Искә төшерәбез, КоАПның 32.2 маддәсе нигезендә, штраф карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш.

Административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен районда ел башыннан 299 эш каралган, республикада ул сан 14 меңнән артык. Хокук бозган райондашларның 49ын суд кулга алырга, 141еннән штрафны икеләтә түләттерергә, 90ын мәҗбүри эшләргә тартырга дигән карар чыгарган, 18е буенча карар кабул ителмәгән. Шулай ук бурычлылардан 6 транспорт чарасы арестка алынган.

Суд приставлары хезмәте әҗәтлеләрне чит илгә чыгармау җәзасын да куллана. Һәм еш кына бурычлыларга бу турыда аэропортта терминал аша үткәндә генә билгеле була. Шуңа күрә, планнарың бозылуын, терминалдан кире боруларын теләмәсәң, штрафыңны түләп куюың хәерле. Үткән сигез ай эчендә 20 кешегә шундый чикләү куелган.

фото business16.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе