Быел республика территориясендә тракторлар һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләрнең гаебе белән 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шушы чорыннан 7,7 процентка артыграк. Мондый аварияләрдә быел 4 кеше үлгән, 12 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Үзйөрешле машиналар һәм башка транспортның техник торышына күзәтчелек итү идарәсе мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы оешмаларындагы техниканың 47...
Быел республика территориясендә тракторлар һәм үзйөрешле машиналар йөртүчеләрнең гаебе белән 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шушы чорыннан 7,7 процентка артыграк. Мондый аварияләрдә быел 4 кеше үлгән, 12 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Үзйөрешле машиналар һәм башка транспортның техник торышына күзәтчелек итү идарәсе мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы оешмаларындагы техниканың 47 процентының, сәнәгать предприятиеләрендә - 51, шәхси техниканың 37 процентының гына йөрергә рөхсәте бар.
Шуларны истә тотып, республикада 8 сентябрьдән 26сына кадәр «Шәхси трактор» дип аталган чара үтә. Бу көннәрдә юл төзелешендә эшләүче техника һәм прицепларның, шәхси техниканың торышын тикшерүгә игътибарның тагын да көчәячәген хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев