Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Иң каты җәза – синең аркада бер гаепсез кешенең үлеме

2013 елның 1 сентябреннән исерек килеш руль артына утыручыларга 30 мең сумнан башланган штраф салына һәм хокук бозучылар ярты елдан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә башлады. Ләкин җәза катылануга да карамастан, эчкән килеш автомобиль белән идарә итү очраклары аз түгел. Фаҗигагә дә юлыкмам, ЮХИДИ тикшерүенә дә эләкмәм...

2013 елның 1 сентябреннән исерек килеш руль артына утыручыларга 30 мең сумнан башланган штраф салына һәм хокук бозучылар ярты елдан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә башлады. Ләкин җәза катылануга да карамастан, эчкән килеш автомобиль белән идарә итү очраклары аз түгел. Фаҗигагә дә юлыкмам, ЮХИДИ тикшерүенә дә эләкмәм дип ышаналар күрәсең. Район территориясендә генә дә ел башыннан шундый 56 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Май аенда, мәсәлән, исерек йөртүчеләр гаебе белән дүрт юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда өч кеше сәламәтлегенә зыян алган, бер кешенең гомере өзелгән.

Исерек килеш рульгә утыру юл йөрү кагыйдәләрен бозуның иң авырларыннан санала. Мондый адым белән үзеңнең генә түгел, синең белән бер машинада барган пассажирларның, җәяүлеләрнең һәм синең белән бер юлдан йөрүче башкаларның да гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куясың. Спиртлы эчемлек кулланып автомобиль белән идарә итүчеләр беренче чиратта, ЮХИДИ инспекторларына эләгүдән түгел, юл һәлакәтенә юлыгудан куркырга тиеш, диләр хәрәкәт иминлеген саклаучылар.

Җаваплылыкка килгәндә, бу төр хокук бозу өчен машина йөртүчегә нинди җәза каралса, транспорт чарасын исерек кешегә идарә итәргә бирүче дә шундый ук җаваплылыкка тартыла. Исерек килеш руль артына утырып яки эчкән кешегә рульне ышанып тапшырып, икенче кат ЮХИДИ инспекторлары кулына эләгүчеләргә 50 мең сум штраф һәм ике елга правасыз калу яный.

Автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки ул хокукың бөтенләй булмаган килеш руль артына утыручылар исә 10нан 15 тәүлеккә кадәр кулга алына яки 30 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Иң каты җәза исә синең аркада бер гаепсез кешенең гомере өзелү булырга мөмкин. Бу турыда машина йөртүчеләр бервакытта да исләреннән чыгармасыннар иде, дип кисәтәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе