29 май 2015 яңалыклары
-
«Үз теләгем белән армиягә барам», – дип горурланып әйтәләр хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр
Районыбызда язгы чакырылыш кампаниясе бара. Районнан хәрби хезмәткә барлыгы 44 егет алыныр дип планлаштырыла. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә егетләрне озатуда, редакция хәбәрчесе буларак, миңа да катнашырга туры килде. Бу көнне хәрби хезмәткә туганнары һәм дуслары Бәткедән Виктор Волковны һәм Новотроицкое авыл җирлегеннән Станислав Тюринны озатты.
-
Иң каты җәза – синең аркада бер гаепсез кешенең үлеме
2013 елның 1 сентябреннән исерек килеш руль артына утыручыларга 30 мең сумнан башланган штраф салына һәм хокук бозучылар ярты елдан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә башлады. Ләкин җәза катылануга да карамастан, эчкән килеш автомобиль белән идарә итү очраклары аз түгел. Фаҗигагә дә юлыкмам, ЮХИДИ тикшерүенә дә эләкмәм...
-
Штраф түләүдән качып калып булмый
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата ел башыннан районда 154 административ эш кузгатылган. Алар арасыннан 27 кешене унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу турында карар чыгарылган, 65 кешегә әҗәт суммасын икеләтә арттырып кабат штраф салынган, 55 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Штраф салу турындагы карар үз...
-
«Чаллы яшелчәсе», «Камский» хуҗалыклары малны яңа чабылган үлән белән ашата башлады
- Бүгенге көндә районда бөртеклеләр чәчелеп, яшелчә утырту эше төгәлләнде. Хәзерге вакытта районда рапс, сорго чәчү эшләре бара, бәрәңге утырту дәвам итә. Хуҗалыклар чүп үләннәре, корткычларга, авыруларга каршы эшне башлап җибәрделәр. Шулай ук игенчеләребез чәчүлекләрне тырмалау, аларны тукландыру белән дә мәшгуль. Терлекчелекне алганда, бүгенге көндә барлык савым сыерлары җәйләүгә чыгарылды....
-
Теләнче Тамак авылында яңа ветеринария пункты ачылды
Май ае күңелле вакыйгаларга бай булды. Бер-ике атна эчендә генә дә районда берничә яңа бина ачылды. Бу атнаның чәршәмбесендә Теләнче Тамак авылында яңа ветеринария пунктын ачу тантанасы да зур колачлы, истә калырлык булды.
-
Круглое Поле паркы ял итү зоналарын реконструкцияләү буенча республика программасы кысаларында төзелә
Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән 2015 ел республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Шуны истә тотып, территорияләрдә ял итү урыннары булдыру һәм төзекләндерү буенча махсус программа эшли башлады. Республикада ел дәвамында 160 сквер һәм паркны төзекләндерү күздә тотыла. Бу максатка республика бюджеты шәһәр һәм районнарга барысы 1 млрд...