Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Круглое Поле паркы ял итү зоналарын реконструкцияләү буенча республика программасы кысаларында төзелә

Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән 2015 ел республикада парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Шуны истә тотып, территорияләрдә ял итү урыннары булдыру һәм төзекләндерү буенча махсус программа эшли башлады. Республикада ел дәвамында 160 сквер һәм паркны төзекләндерү күздә тотыла. Бу максатка республика бюджеты шәһәр һәм районнарга барысы 1 млрд...

Март аенда барлык проектлар белән бергә Круглое Поле ял зонасын төзекләндерү проекты да Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде. Президент аларны хуплады, ләкин төзекләндерүгә керешкәнче эш планын халык белән уртаклашырга, аларның фикерен тыңларга чакырды. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиеваның әйтүенчә, аларның проектын гамәлгә ашыру буенча да эшче комиссия төзелгән. Аның составына мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, тимер юлчылар, ветераннар һәм инвалидлар советлары рәисләре, җирлек депутатлары керә. Биредәге парк төзелеше бүген генә уйга килгән эш түгел - төзелеш моннан өч ел элек үк башланган иде инде. Ул вакытта парк өчен поселокка кергәч тә сул якта 2 гектар мәйданлы участок бүленеп, койма белән әйләндереп алынган иде. Эшкә тотынганда иң беренче итеп авыл җирлегенең «РИТЭК» ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында откан 200 мең сум акчасы файдаланылган. Аннары җирлек үз бюджетыннан 250 мең сум акча бүлгән. Территория ел саен өмәләрдә чистартылып, анда алмагач, миләш кебек агачлар утыртканнар, аны төрле аллеяларга бүлгәннәр. Шулай итеп, анда тимер юлчылар, гаилә, төзүчеләр, мәгариф хезмәткәрләре, балалар аллеялары, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Хәтер аллеясы барлыкка килгән.

«Проектны үз көчебез генә тулысынча гамәлгә ашыру кыен булыр иде. Моның өчен республиканың ярдәм итүе безнең өчен бик тә урынлы булды», - ди җирлек башлыгы. Тиздән биредә подрядчы оешма төзекләндерү эшләренә керешергә тиеш. Проект буенча, әлеге парк бишектәге балалардан башлап иң өлкән яшьтәге әби-бабайлар өчен дә шартлар тудырылган ял итү урыны булырга тиеш. Эшлисе эшләр әле монда бик күп. Брусчаткалардан тротуарлар салу, эскәмияләр, урналар кую, яктыртуны көйләү, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру, спорт белән шөгыльләнү урыны ясау кебек эшләр күздә тотыла. Круглое Поленың тимер юлчылар поселогы икәнен истә тотып, парк эчендә ачык һавада тимер юлчылар музее кую планнары да бар. Киләчәктә Сабантуй, Яңа ел, Нәүрүз, Тимер юлчылар көне, Яшьләр көне кебек зур бәйрәмнәр, гомумән, поселоктагы күп мәдәни чаралар шушында узар дип көтелә. «Безнең поселок урман-суларга, болыннарга бай түгел бит. Мондый ял итү урыны халыкка бик кирәк иде. Ниятләгән эш тормышка ашар дип өметләнәбез», - ди Эльмира Робертовна.

Җирлек башлыгының да, Круглое Поледа яшәүче халыкның теләге чынга ашмый калмас. Чөнки Президент программасы барлык эшләрне тәмамлап, яңартылган паркларны һәм скверларны быел ачуны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев