Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак авылында яңа ветеринария пункты ачылды

Май ае күңелле вакыйгаларга бай булды. Бер-ике атна эчендә генә дә районда берничә яңа бина ачылды. Бу атнаның чәршәмбесендә Теләнче Тамак авылында яңа ветеринария пунктын ачу тантанасы да зур колачлы, истә калырлык булды.

- Бу көнне әлеге авылда кырык бер ел ветеринария табибы булып эшләгән Әзһәм Гайсә улы Гайсин зарыгып көткән иде. Яңа пунктның урынын да бергәләп аның үзе яшәгән йорт янәшәсендә билгеләп куйган идек. Шундый якты хыяллар, теләкләр белән яшәгән Әһзәм абый һич көтмәгәндә бу фани дөньядан китеп барды. Ләкин аның хыялларына тормышка ашырга язган. Бүген без Әзһәм абый Гайсин теләгәнчә, нәкъ ул яшәгән йорт янында яңа ветеринария пунктын ачу тантанасына җыелдык. Тантана районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделмановның шул сүзләреннән башланып китте.

Чыннан да, күп еллар иске генә, таушалган йортта эшләгән Теләнче Тамак авылының ветеринария табиблары җылы, якты, бар уңайлыклары булган яңа бина булдыру турында берничә ел буе янып йөрделәр. Гомеренең кырык җиде елын ветеринариягә багышлаган, авылның ветпункты мөдире Әзһәм Гайсин әлеге мәсьәлә буенча шактый йөргән, үзенең җитәкчелегендә эшләгән хезмәткәрләрнең уңайлыклары турында уйлап, авылдашлары арасында олы ихтирамга ия шәхес иде. Бүген яңа ветеринария пункты мөдире булып Теләнче Тамак авылы һәм якын-тирә авыл халкына Лотфулла Хөрмәтуллин хезмәт күрсәтәчәк.

- Ветеринария белгечлеге буенча кырык җиде ел эшлим. Күп еллар «Кама Бекон» җәмгыятендә эшләргә туры килде. Менә хәзер әлеге авылда яңа вазыйфаларга алынам, - диде миңа авылның яңа ветеринария табибы, тантана башланганчы яңа бинаны карап йөргән чакта.

Бәйрәмгә кире әйләнеп кайтсак, котлау сүзләрен иң элек районның башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев әйтте:

- Хөрмәтле райондашлар, Теләнче Тамак авылы халкы! Мин сезне район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән әлеге истәлекле көн белән чын күңелдән тәбрик итәм. Шушындый матур, заманча эшләнгән ветеринария пунктларына мохтаҗ булган авылларыбыз шактый әле. Киләсе елларда, республика программасы кысаларында, аларда да шундый пунктлар калкып чыгар дип өметләнәбез.

Реклама

ТР Министрлар Кабинеты Ветеринария баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Гәрәев та тантанага килүчеләргә матур теләкләрен җиткерде.

- Авылның байлыгы, саулыгы - малларда. Шуңа күрә, терлекнең сәламәтлеген кайгырту, мал санын арттыру авыл тормышы өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Монда ветеринария белгечләренең ярдәме зур. Әлеге уңайдан, Теләнче Тамакта яңа ветеринария пункты ачылу - сөенечле вакыйга. Икенче елга республика программасы буенча Тукай районында шушындый яңа биналар төзеп, ветеринария пунктларында булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә ниятлибез, - диде ул.

Тантанада әлеге ветеринария пунктын эш җиһазлары белән тәэмин итәргә акчалата ярдәм күрсәткән «Агрокөч групп» җәмгыятенә, барлык коммуникацияләрне керткән «Татарстан коммуналь челтәрләре» җитәкчеләренә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Яңа пунктның символик ачкычын да Лотфулла Хөрмәтуллинга Риф Миннекаев тапшырды. Аннары Айрат Гәрәев, Рәсим Асылгәрәев һәм Лотфулла Хөрмәтуллин алкышлар астында ал тасманы кисеп, ветеринария пунктын ачып җибәрделәр. Барлык авыл халкы, Казан һәм район кунаклары яңа урынны котлап бина эченә уздылар. Чисталыгы, уңайлыгы белән аерылып торган бүлмәләрне күздән кичергәндә һәркем тел шартлатып үтте. Биредә Лотфулла Тәгәрәевич кул астында эшлиячәк тәҗрибәле белгечләр: ветеринария санитары Энҗе Шаһиева, ясалма орлыкландыру буенча фельдшер Илдус Мирзашәрипов та шатлыгын яшермәде.

- Моңарчы да эшебезне намуслы итеп башкарырга тырыша идек. Мондый үзгәрешләрдән соң икеләтә тырышырбыз инде. Эшләргә дә эшләргә инде, - диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X