Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үз теләгем белән армиягә барам», – дип горурланып әйтәләр хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр

Районыбызда язгы чакырылыш кампаниясе бара. Районнан хәрби хезмәткә барлыгы 44 егет алыныр дип планлаштырыла. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә егетләрне озатуда, редакция хәбәрчесе буларак, миңа да катнашырга туры килде. Бу көнне хәрби хезмәткә туганнары һәм дуслары Бәткедән Виктор Волковны һәм Новотроицкое авыл җирлегеннән Станислав Тюринны озатты.

Егетләрне хәрби комиссариат бинасына инструктаж үткәрергә алып кереп китәр алдыннан Виктор һәм Станислав белән бераз гына сөйләшеп алырга җай чыкты.

Викторны озатырга кеше бик күп килгән иде: әнисе Людмила Николаевна, әтисе Виктор Ярославович һәм сөйгән кызы Кристина бик дулкынланалар - күренеп тора. Витя үзе исә дулкынлануын күрсәтмәскә тырыша, минем белән сөйләшкән арада да әнисе белән яраткан кызын кочагыннан чыгармады.

- Миңа 19 яшь. Армия хезмәтеннән бер дә курыкмыйм, үз теләгем белән барам. Моны Ватан алдындагы изге бурычым дип саныйм. Хезмәт итүе нибары бер генә ел бит! Җитмәсә якыннарым, дусларым мине зарыгып көтеп торачак. Әле шуны да әйтәсем килә: хәрби комиссариат бүлегендә мин хәрби хезмәткә әзерлек үттем. Бөтен белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре минем барлык теләкләремне игътибар белән тыңладылар, үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр, - дип кичерешләрен аңлатты Виктор. Шул арада Кристинаның яшь аралаш елмаеп торуын күреп алдым. «Көтәчәксеңме?» - дигән соравыма да: «Һичшиксез, әйе», - дип кенә җавап бирә алды кыз.

Хәрби комиссариат каршындагы мәйданчыкның икенче башында әнисе Елена Владимировна һәм сөйгән кызы Александра янәшәсендә Новотроицкоедан Станислав Тюрин басып тора. Билгеле инде, Станислав шактый дулкынлана. Хезмәт итүне бер генә ел дисәк тә, туганнарыңнан, якын кешеләреңнән бер ел буе аерылып тору, аларны күрмәү дигән сүз бит ул... Станиславка 22 яшь. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы шәһәренең төзелеш көллиятендә укыган. Белгечлеге буенча - электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы. Армиядән әйләнеп кайткач, яхшы эшкә урнашырга исәбе. РФнең Кораллы Көчләрендә хезмәт иткәннән соң, муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренә юл турыдан-туры ачык булачак дигән сүз бит.

Хәрби комиссариат каршында туганнары һәм дуслары белән хушлашканнан соң, егетләр берәм-берәм бина эченә кереп китәләр. Анда яшьләргә киңәшләр бирелә.

- Республика җыелу пунктына җибәрелгәнгә кадәр хәрби комиссариатта егетләрне фельдшер тагын бер кат карап чыга. Аннары бөтен әйберләренә тикшерү үткәргәннән соң, егетләрне Казанга утырып китәсе автобус янына чыгарып тезәләр, - дип сөйләп китте миңа Яр Чаллы Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ирина Кулеева. - Инструктажны егетләргә чакырылыш бүлекчәсе башлыгы, запастагы подполковник Игорь Пасечников үткәрә. Казанга кадәр исә яшьләрне бүлекчә башлыгының өлкән ярдәмчесе, запастагы майор Виктор Искиндиров озата бара. Татарстан Республикасы җыелу пунктында исә егетләр тагын бер кат медкомиссия үтә, бары тик шуннан соң гына нинди хәрби частьта хезмәт итәчәкләре билгеле булачак.

Ирина Тимофеевна сүзләренә караганда, егетләр армиягә үз теләкләре белән китә. Тукайлылардан кала бу көнне Чаллыдан тагын 7 егетне солдат боткасы ашарга озаттылар. Егетләргә исән-имин генә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чакырылыш – 2015 язгы чакырылыш