Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штраф түләүдән качып калып булмый

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата ел башыннан районда 154 административ эш кузгатылган. Алар арасыннан 27 кешене унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу турында карар чыгарылган, 65 кешегә әҗәт суммасын икеләтә арттырып кабат штраф салынган, 55 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Штраф салу турындагы карар үз...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата ел башыннан районда 154 административ эш кузгатылган. Алар арасыннан 27 кешене унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу турында карар чыгарылган, 65 кешегә әҗәт суммасын икеләтә арттырып кабат штраф салынган, 55 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган.

Штраф салу турындагы карар үз көченә кергәннән соң, аны 60 көн эчендә түләмәүчеләргә карата җаваплылык чаралары болар белән генә тәмамланмый әле. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер суд приставлары белән бергә эшлиләр. ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә штрафларын вакытында түләмәүчеләрнең бердәм базасы булдырылган. Хокук бозучыга Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләргә, моннан тыш, әҗәтен каплау өчен аның транспорт чарасын яки башка милкен арестка алырга мөмкиннәр, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл йөрү кагыйдәләре