Районда әлегә «халык инспекторлары» юк
Узган елның ноябрь аеннан Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү буенча «Халык инспекторы» мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлгән һәм смартфоны булган һәркем бу система ярдәмендә юл йөрү кагыйдәсен бозуның фотосын яки видеосын төшереп, ЮХИДИгә җибәрә ала. Ләкин моны бары тик «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы...
Мобиль кушымта шунда ук видеоязманың кайда һәм кайчан төшерелгәнен терки. Хәбәрне юллаучы үз мөрәҗәгатенең каралуы турында җавап ала. Башта хокук бозу турындагы хәбәр ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенә килә, аннары белгечләр, кагыйдә бозуның кайсы территориядә булуына карап, аны Дәүләт автоинспекциясенең район бүлегенә юллый. ЮХИДИ хезмәткәрләре үз чиратларында бу хәбәрне карый һәм хокук бозу чыннан да бармы, видеоязма сыйфатлымы икәнен һ. б. тикшерә. Шуннан соң административ хокук бозу турында карар чыгарыла яки язма кире кагыла.
Республикада әлеге система эшли башлаганнан бирле өч айдан артык вакыт үтте. «Халык инспекторы»ның өч айлык эш нәтиҗәләре хакында журналистларга видеокиңәшмәдә ТР мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм республиканың баш ЮХИДИ инспекторы Рифкать Миңнеханов җиткерделәр. Мобиль кушымта эшли башлаганнан бирле барлыгы 5094 хәбәр алынган. 1500дән артык заявка буенча карар чыгарылган. Карарларның 1045е - ЮХИДИ, 517се административ-техник инспекцияләр тарафыннан төзелгән. Мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, җәмәгатьчелекне күбрәк машиналарны тротуарда (3590 хәбәр) яисә яшел зонада (974) калдыру борчый. Шулай ук кулланучылар светофорның тыелган сигналына чыгу, стоп-линиясенә керү, транспорт чарасы өчен билгеләнмәгән юлдан йөрү, кагыйдә бозып борылу, җәяүлеләргә юл бирмәү, «зебра»да туктау кебек кагыйдә бозуларны теркәп, «Халык инспекторы»на юллый алалар. Ләкин, брифингта әйтүләренчә, соңгылары буенча мөрәҗәгать итүчеләр әлегә аз икән.
Узган өч ай эчендә мобиль кушымтадан файдаланучылар, нигездә, казанлылар булган. Алардан алынган 969 хәбәр каралган. Яр Чаллыдан - 50, Түбән Камадан 14 мөрәҗәгать каралган. Күпчелек районнардан исә «халык инспекторлары» бөтенләй булмаган. Безнең район да шундыйлар исәбендә. Бу, беренчедән, халыкка мәгълүмат барып җитмәү белән бәйле булса, икенчедән, моны күпләр бер-берсе өстеннән әләкләшүгә саный.
«Ләкин «халык инспекторлары» әлегә күп булмаса да, алар әкренләп арта бара. Җәмәгатьчелек күзәтүе юл хәрәкәте иминлеге инспекторы күзәтүеннән һәрвакыт яхшырак», - дип йомгак ясады Рифкать Миңнеханов брифингта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев