Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл һәлакәтләре кимеми

Төрле чаралар күрелүгә карамастан, юллардагы хәлнең торышы киеренке кала бирә, дип белдерәләр район буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре. Исерек килеш, машина йөртергә хокук бирүче таныклыксыз рульгә утыру очраклары да кимеми, ярамаган урында каршы як полосага чыгу, җәяүлеләргә юл бирмәү, балаларны махсус утыргычсыз йөртү аркасында бик күп һәлакәтләр була. Аварияләрне кисәтү һәм...

Төрле чаралар күрелүгә карамастан, юллардагы хәлнең торышы киеренке кала бирә, дип белдерәләр район буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре. Исерек килеш, машина йөртергә хокук бирүче таныклыксыз рульгә утыру очраклары да кимеми, ярамаган урында каршы як полосага чыгу, җәяүлеләргә юл бирмәү, балаларны махсус утыргычсыз йөртү аркасында бик күп һәлакәтләр була.
Аварияләрне кисәтү һәм киметү максатыннан район ЮХИДИ инспекторлары, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, атна саен профилактик чаралар үткәрәләр. Ноябрь аенда гына шундый 7 чара узган. Аларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 294 очрагы ачыкланган. Исерек килеш руль артына утырган 5 кеше, тизлек режимын бозган - 76, куркынычсызлык каешын такмаган 69 кеше, теркәү номерлары укылмый торган 51 транспорт чарасы, штрафын вакытында түләмәгән - 8, йөртү таныклыгы булмаган 7 кеше тоткарланган һәм башка шундый хокук бозулар теркәлгән. 12 машина махсус стоянкага җибәрелгән.
1 ноябрьгә район ЮХИДИ бүлегендә штрафлары буенча 10 мең сумнан артык бурычы булган 139 машина йөртүче исәптә торган. Бер ай эчендә аларның 34е әҗәтен түләгән. Калган бурычлыларның 19ына карата КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча административ эш ачылган. 6 кешене кулга алырга, 6 кешегә штрафын икеләтә арттырып түләтергә, 7 кешене мәҗбүри эшләргә тартырга дигән карар чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хәрәкәт иминлеге юл һәлакәте