Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Аварияләрнең төп сәбәбе – кышкы юлларда кагыйдәләрне санга сукмау

Кыш башланганнан бирле республикада һәр ай саен иң аварияле көннәр кабатланып тора. Узган елның 8 декабрендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 11 кешенең гомере өзелгән иде, 11-12 гыйнварда 12 кеше якты дөнья белән хушлашты һәм менә тагын, 4 февральдә, юлларда 6 кеше үлде. Фаҗигаләр, нигездә, машина руле артында утыручыларның кышкы юлда йөрү кагыйдәләрен...

Декабрьдә бозлавыкта җәйге яки артык тузган резиналы тәгәрмәчтә баручы машинада утырган кешеләр һәлак булды, гыйнварда каты буран башланып килгәндә автомобильнең каршы як полосага чыгуы аркасында өлкәннәрнең һәм балаларның гомере өзелде, февральдәге очракларда да кышкы һава шартларында машина белән идарә итә белмәү үлемнәргә сәбәп булды. 4 февральдә Уланово - Каратун юлында көчле кар яуганда «Хендай» автобусы шоферы каршы як полосага чыгып «Газель»гә бәрелде. Ике йөртүче дә һәлакәт урынында җан бирде, автобустагы 10 пассажирның 6сы җитди җәрәхәтләр алды. Шул ук көнне Саба районында машина руле артында барган 50 яшьлек хатын-кыз, күз күреме бик начар булуга да карамастан, «КАМАЗ» йөк автомобилен узып китәм дип, каршы полосага чыгып, «Фиат Дукато» белән бәрелеште. Балаларны тренировкага алып барган автобус юл кырыена төшеп әйләнде. Беренче машинаның йөртүчесе дә, шулай ук 50 яшьләр тирәсендәге ике пассажиры да урында ук һәлак булды. Автобустагы өлкәннәр һәм балалар сәламәтлекләренә шактый зыян алды.
Районда да февральнең беренче ун көне аварияләрсез үтмәде. 7се көнне Яр Чаллы - Мусабай-Завод юлында «ВАЗ-2106» машинасын йөртүче тизлекне арттырып идарәне югалта һәм «Дэу Нексия»гә бәрелә. Нәтиҗәсе шул - беренче машинаның пассажиры күпсанлы тән җәрәхәтләре белән БСМПга озатыла. 8 февральдә Яр Чаллы - КБК юлында Мәләкәс елгасы күперендә «Лада-210740» автомобилен йөртүче каршыга килүче транспортка юл бирмичә, ягъни кагыйдәне бозып, «ГАЗ» машинасына бәрелә. «ГАЗ» артыннан дистанция сакламыйча килгән «Хундай» да йөк машинасына килеп төртелә. Һәлакәттә тән җәрәхәтләре алган «Лада-210740» пассажиры БСМПга эләгә.
Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре - юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. Җирле пунктлардан читтә күз күреме бик яхшы булганда да әле тизлек 90 км/сәгатьтән артырга тиеш түгел. Бозлавыкта, буранда исә аны тагын да түбәнәйтү мөһим. Мондый һава шартларында барлык ситуацияләргә әзер булып бару, машина йөртүченең реакция вакытын да, туктаганчыга кадәрге тормоз юлын да истә тотарга кирәк. Һава температурасы минус 10-15 градустан югары торганда, асфальт юеш яки карлы булганда тәгәрмәч шиналары белән юл өслеге начар берегә. Шуңа күрә һава шартлары аз гына үзгәргән очракта да машина йөртүчеләргә саклыкны арттырырга кирәк. Иң мөһиме - тизлек режимын үтәп йөрү, каршы полосага чыкканда маневрны ахырына җиткерүеңә ышану. Һәм, әлбәттә, машинагыз кышкы резиналарда булсын, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе

2
X