Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттән соң машинаңны юлдан алмасаң – мең сум штраф

Июль аенда юл-транспорт һәлакәтен теркәүгә бәйле кагыйдәләргә үзгәрешләр кергән иде. Аның нигезендә, зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр булмаганда, юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобиль йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга тиешләр. Бу башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачауламас өчен шулай эшләнә. Район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев машина йөртүчеләргә әлеге кагыйдәләрне искә төшерә. Матди зыянны...

Июль аенда юл-транспорт һәлакәтен теркәүгә бәйле кагыйдәләргә үзгәрешләр кергән иде. Аның нигезендә, зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр булмаганда, юл-транспорт һәлакәтеннән соң автомобиль йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга тиешләр. Бу башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачауламас өчен шулай эшләнә. Район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев машина йөртүчеләргә әлеге кагыйдәләрне искә төшерә.

Матди зыянны каплау турында йөртүчеләр үзара килешкән очракта полициягә хәбәр итү дә мәҗбүри түгел. Ә инде аңлашылмаучылык килеп чыкканда юл һәлакәтен теркәүдә ярдәм алу өчен юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренә шалтыратырга кирәк. Юлдан машиналарны алыр алдыннан йөртүчеләр һәлакәтне фотога яки видеога төшерергә, аннары аны якындагы ЮХИДИ бүлегенә яки юл-патруль хезмәте постына килеп теркәргә тиешләр.

Бу кагыйдәләр үтәлмәгәндә, Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, КоАПның 12.27 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, йөртүчегә 1000 сум күләмендә штраф янавы турында кисәтә.

Юл һәлакәтенә дучар булган йөртүчеләргә ярдәм йөзеннән Дәүләт автоинспекциясе сайтында юл һәлакәтен теркәүнең тулы тәртибен күрсәткән махсус мәгълүмати-белешмә ресурсы булдырылды. Аннан файдалану өчен сайтның баш битендә уң якта урнашкан «Правила оформления ДТП» (http://www.gibdd.ru/assistant/dtp/step_1) сылтамасына керергә һәм анда күрсәтелгән тәртиптә һәлакәтне теркәргә кирәк.

Интерактив варианттан тыш, әлеге сылтамада һәлакәт вакытында нишләргә кирәклеген аңлаткан блок-схема да урнаштырылган. Аны принтердан чыгарып, һәрдаим автомобилеңдә йөртсәң тагын да яхшы.

фото сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе